Эзләү нәтиҗәләре
- - ә ул көнне, өр-яңа эскәмиядә утырганда, күңелемдә бер уй-теләк кузгалды: рөхсәт-мазар сорап тормастан, шушы манарага менеп, тирә-юньгә күз саласым килде, шуннан карап бөтен узылган юлларны күреп буладыр сыман тоелды. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Кылган һәм кылмый калган гамәлләр, очрашкан һәм инде онытылган кешеләр күз алдыма килеп басар кебек иде … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Дөрестән дә, тормышымдагы барлык куандырган табышларым һәм сагышлы югалтуларым шул Казан офыгы эченә сыеп бетәдер сыман. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- әйтерсең лә минем күз алдымда гамәл дәфтәрем ачылырга тора. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Манара ремонты белән шөгыльләнүчеләр дә күренә башлады. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Югары Совет бинасы эченә кереп, бераз йомшак кәнәфидә утырып көтсәм дә зыян итмәс иде, тик керәсе килми. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Гомер узды, шушындый «рәсми» бина бусагасын таптап йөрүгә мин күнегә алмадым. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Эш буенча бер-ике тапкыр өлкә комитетына барырга туры килгәне бар барын. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Партия әгъзасы булмагач, вестибюльдәге милиционерга паспортымны калдырып, ниндидер бер рөхсәт кәгазе алу күңелне болгаткан һәм инде кабат бу тирәдә чуалмаска дип үз-үземә сүз биргән идем. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Югыйсә мине бүген түрәләр «келәмгә» чакырмыйлар, пешекләү һәм кисәтү яки эштән бушату максатыннан түгел, үзләренчә олылау, хәтта почет грамотасы белән бүләкләү өчен дигәннәр иде … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР